Олег Коробченко Татарстанның гражданнар авиациясе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстанның гражданнар авиациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу – үз һөнәрен һәм күкне яратучы батыр кешеләр бәйрәме, югары профессиональ самолетлар, вертолетлар һәм пилотсыз очу аппаратлары ясаучылар бәйрәме.

Граждани һава флоты ерак шәһәрләрне һәм илләрне берләштерә.  Барлык гражданнар авиациясе хезмәтләре дә пассажирларны куркынычсыз һәм уңайлы йөртүне тәэмин итә. Самолетлар сәнәгать предприятиеләренә йөк ташуда ярдәм итә, вертолетлар санавиациядә хезмәт итеп, фәнни-тикшеренү һәм коткару экспедицияләрендә катнаша, янгыннарны сүндерә һәм башка бик күп мөһим мәсьәләләрне хәл итә. 

Татарстан – Россиянең эре авиасәнәгать үзәге, һәм моны безнең легендар брендларыбыз – Горбунов исемендәге Казан авиация заводы һәм Казан вертолет заводы ачык күрсәтә.

Без Татарстан пилотларының һәм авиадиспетчерларының, борт проводникларының һәм бөтен тармакның инженер-техник составының профессиональлеген югары бәялибез. Эштә югары дәрәҗәле җаваплылык һәм ышанычлылык өчен рәхмәт белдерәбез!

Көчле авиатехник белем бирү кластеры һәм пилотсыз очу аппаратлары җитештерү буенча динамикалы үсештә булган производство белән горурланабыз.

Тармак ветераннарына тармакның иң яхшы традицияләрен, буыннар дәвамчанлыгын саклап калулары, үзләренең бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яшьләргә тапшырулары өчен тирән рәхмәтләребезне белдерәбез.

Һәрвакытта да ачык күк йөзе, яңа офыклар, казанышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез!

 

Хөрмәт белән,

Премьер-министр урынбасары –

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры  

О.В.Коробченко

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International