«ТАГРАС» холдингы җитештерүдә чит ил товарларының 90 процентын алмаштырган

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

«ТАГРАС» нефть сервисы холдингы 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары буенча хезмәт коллективлары конференциясен үткәрде. Чара Әлмәттә, «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус катнашты.

Сергей Этус  2022 елда иҗтимагый-сәяси вәзгыять һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде. ТР Хөкүмәте исеменнән ул предприятиеләргә һәм халыкка мобилизацияләнгәннәргә һәм Лисичанскига гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

«2022 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 3,8 трлн сум тәшкил итте, сәнәгый җитештерү индексы – 106,6%, төяп җибәрелгән продукция күләме 4,6 трлн сумнан артты, – дип хәбәр итте ул һәм Татарстанның төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча РФ төбәкләре арасында лидерлык позициясен саклап калуы турында ассызыклады.

Сергей Этус предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында активрак катнашырга чакырды. «Программа компанияләргә җитештерү процессларын оптимальләштерергә, чыгымнарны киметергә һәм уңышлырак булырга мөмкинлек бирә. «ТаграС-Холдинг»ка керүче берничә предприятие бу проектның нәтиҗәлелеген шәхси тәҗрибәдә күреп алды».

Холдингның эш нәтиҗәләрен «ТАГРАС» генераль директоры  Ленар Нәҗипов җиткерде.

Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда «ТАГРАС» холдингының кереме 7,2% арткан һәм 83 млрд сумга җиткән. Инвестицион программа 7,3 млрд. сум тәшкил итеп, өч ел эчендә инвестицияләр күләме 34% арткан. Инвестицияләрнең төп юнәлешләре – җитештерүне модернизацияләү, яңа базарларны үзләштерүгә һәм эшчәнлек географиясен киңәйтүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру.

2022 елда холдинг буенча уртача хезмәт җитештерүчәнлеге 4,3 млн. сум/кеше тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсенә карата 39,2% ка күбрәк.

Конференциянең аерым темасы – предприятиеләрнең импорт бәйсезлеген арттыру. 2022 елның беренче яртыеллыгында, масштаблы Көнбатыш санкцияләре кертелгәннән соң, холдингта чит ил чималы, җиһазлар һәм ТМЦ китерүнең яңа логистикасын оештыру өчен эшче төркем оештырылган. Проект командасы төрле спецификага, барлык дивизионнарның эшчәнлек шартларына һәм юнәлешләренә яраклаштырылган чишелеш модельләрен эшләгән. «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директорының җитештерүне оештыру һәм үстерү буенча беренче урынбасары Илдар Мәннапов сөйләп узганча, башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча чит илдә җитештерелгән аеруча кискен һәм әһәмиятле товарлар күләме 78% дәрәҗәсендә алыштырылган, ә гомуми өлеше 89,3% булган. Һәм, иң мөһиме, холдинг предприятиеләре җитештерү эшчәнлеген туктатмаган.

Нефть сервисы төркеме коллективлары өчен 2023 елның стратегик бурычлары булып бизнесны диверсификацияләү, импорт бәйсезлеген арттыру, оештыруда сыйфатлы үзгәрешләр кертү һәм сату базарларын киңәйтү кала.

Конференция 2022 елда җитештерү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәргән дивизионнар коллективларын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International