НИОКР өчен заманча технологияләр исемлегенә кертүгә гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1649 номерлы карары буенча НИОКР өчен заманча технологияләр исемлегенә кертүгә гаризалар җыела башлады. Субсидия Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының заманча технологияләр исемлеге нигезендә инновацион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында заманча технологияләр буенча НИОКР үткәрүгә киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә бүленәчәк.

Технологияне исемлеккә кертүгә гаризаны 2023 елның 27 гыйнварыннан 2023 елның 3 мартына кадәр Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы платформасында бирергә мөмкин.

Заманча технологияләр исемлеген бастырып чыгару һәм субсидияләр алуга конкурс нигезендә сайлап алу шулай ук Сәнәгать дәүләт мәгълүмат системасы ( https://gisp.gov.ru/news/16795302/) аша да гамәлгә ашырылачак.

Субсидияләр конкуренциягә сәләтле сәнәгать продукциясен (шул исәптән Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш инициативаларын гамәлгә ашыру максатларында төзелә торган) җитештерү һәм сату белән турыдан-туры бәйле заманча технологияләр буенча НИОКР үткәрүгә нигезләнгән оешмаларның инновацион эшчәнлегенә этәргеч бирү максатларында биреләчәк.

Һәр заманча технология өчен гариза буенча субсидияләрнең максималь күләме Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының заманча технологияләр исемлеге нигезендә билгеләнәчәк.

Игътибар итегез, заманча технологияләр исемлеген формалаштыру өчен әлеге тәкъдимнәрне җыю Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 мартындагы 319 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләр нигезендә формалаштырыла торган махсус инвестицион контрактлар төзү максатларында заманча технологияләр исемлегенә бәйле түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International