Татарстанда 2023 елда электр машиналары өчен тагын 20 заряд алу станциясе урнаштырылачак

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елда республикада илебездә җитештерелгән тагын 20 заряд алу станциясен урнаштыру һәм 2024 елга электр транспорты өчен 194 заряд алу станциясен эксплуатацияләүне тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Россия Федерациясендә автомобиль электр транспортын үстерү» түгәрәк өстәлендә хәбәр итте. Ул 2 февральдә Россия төбәкләре катнашында  РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Максим Колесников җитәкчелегендә узды.

Татарстан территориясендә барлыгы 158 заряд алу станциясе урнаштырылган. 2022 елда федераль ярдәм программасы буенча 95 «тиз» заряд алу станциясе, АГНКС һәм криоАЗС 7 «акрын» станция эшләтеп җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, республика электр транспортын үстерүгә дәүләт ярдәме алган беренче сынау төбәкләре арасына керде. Киңәшмәдә Олег Коробченко республикада федераль программаны киләчәктә гамәлгә ашыру өчен эшләнә торган ярдәм чараларын атады. Алар арасында – барлык муниципаль парковкаларда да электр автомобильләре өчен түләүсез парковка кертү (хәзер мондый норма Казанның муниципаль парковкаларында гамәлгә ашырылган); ташламалы транспорт салымын кертү мөмкинлеген карау; электр автомобильләрен популярлаштыру һәм пропагандалау буенча чаралар үткәрү һәм башкалар бар.

«Федераль үзәк тарафыннан кертелә торган ярдәм чараларын билгеләп үтәсем килә: АЗСларда ягулык станцияләренең төрләрен урнаштыру буенча таләпләрне төгәлләштерү, җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосалар буенча электр автомобильләре хәрәкәтен рөхсәт итү, урнаштырылган заряд алу станцияләре буенча мониторинглау өчен бердәм мәгълүмат системасын эшләү, мәсәлән, «Имин һәм сыйфатлы юллар»  илкүләм проекты аша җәмәгать транспорты һәм коммуналь техника паркын җиһазлау, шулай ук таксомотор паркларына һәм электр машиналарына күчү өчен ярдәм итү. Мәсәлән, мондый проект быел Түбән Новгородта эшли башлаган, аны бөтен ил буенча масштабларга мөмкин,»– дип билгеләп үтте Олег Коробченко.

Олег Коробченко ассызыклаганча, Татарстанда республиканың бөтен территориясен үз эченә алган заряд станцияләре челтәрен булдыру бурычы куелган. Бүгенге көндә ЭЗС республиканың эре шәһәрләре парковкаларында, АЗС, АГНКС, автомобиль юлларында урнашкан.

«2023 елга без Татарстан территориясе буенча электр машиналарының тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итү өчен федераль һәм региональ юлларга басым ясарга телибез», – диде министр һәм бу мәсьәлә заряд инфраструктурасы булдыруда гына түгел, ә электр транспортын куллануны арттыруда да тора, – дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International