10 февральдә «Алабуга-skills»га гаризалар кабул итү төгәлләнә

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

2023 елның 13 февраленнән Алабуга территориясендә узачак «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы старт ала.

Конкурс югары социаль әһәмияткә ия һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, яшьләрдә сайланган һөнәргә кызыксыну дәрәҗәсен үстерүгә һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Ярышлар 22 эшче һөнәре буенча узачак. Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә бүләкләнәчәк.

Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 10 февраленә кадәр әлеге электрон адреска кабул ителә: konkursalabuga@mail.ru. Элемтә өчен телефон: 8(85557) 4-48-97, 4-48-95.

Тулырак мәгълүмат Алабуга шәһәренең рәсми сайтында: Алабуга-skills конкурсы бүлегендә урнаштырылган

«Алабуга политехник көллияте» ДАҺБУ базасында:

  1. ЧПУлы станокларда токарь эшләре
  2. Универсаль токарь станокларында эшләр
  3. ЧПУлы станокларда фрезер эшләре
  4. Универсаль станокларда фрезер эшләре
  5. Яклагыч аргон газы тирәлегендә эреми торган вольфрам электроды белән кулдан дуга белән эретеп ябыштыручы
  6. Данәле электрод белән капланган кулдан дуга белән эретеп ябыштыручы
  7. Өлешчә механикалы рәвештә эретеп ябыштыруда дуга белән кулдан эретеп ябыштыручы
  8. Метрология, стандартлаштыру һәм сертификация
  9. Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү – Моторист
  10. Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү – Диагностикалаучы электрик
  11. Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү – Механик-Ходовой
  12. Автомобильләрне буяу
  13. Сәнәкле төягеч йөртүче
  14. «Машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча технолог

«Алабуга» СҖТ МИЗда

  1. Лаборатор химик анализ 
  2. Электромонтаж
  3. Сәнәгый робот техникасы
  4. Сәнәгый автоматика
  5. Роботлаштырылган эретеп ябыштыру
  6. Детальләрне роботлаштырылган эшкәртү (фрезеровка)

«Прогресс» автомәктәбе базасында:

  1. С категориясе буенча йөртүче
  2. D категориясе буенча йөртүче
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International