РФ Хөкүмәте электроника җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирү программасын озайтты һәм киңәйтте

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

5% ташламалы ставка белән ташламалы кредит алып була торган электрон техника җитештерүчеләргә ярдәм итү программасы 2023 елга һәм алдагы елларга озайтыла. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарны имзалаган.

Программаны озайтудан тыш, җитештерүгә ташламалы кредит алырга мөмкин булган электрон техника исемлеге дә киңәя. Хәзер бу исемлеккә исәпләү техникасы (компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар, серверлар, мәгълүмат саклау системалары) гына түгел, телекоммуникация һәм офис җиһазлары, шул исәптән принтерлар, сканерлар, факслар, мобиль һәм стационар телефоннар да керә. Моннан тыш, ташламалы кредит бирү вакыты бер елдан биш елга кадәр арта.

Элеккеге кебек үк, кредит акчалары ярдәмендә электрон компонент базасын, техника җитештерү өчен кирәкле компонентлар һәм материаллар сатып алырга мөмкин. Кредитның максималь күләме – 100 млрд. сум.

Электроника җитештерүчеләргә ташламалы кредит бирү программасы 2022 елның мартында тышкы санкция басымы шартларында икътисадка ярдәм итү чаралары кысаларында эшләтеп җибәрелде һәм шул ел ахырында тәмамланырга тиеш иде. Аны озайту турындагы карар Россиядә электрон техника җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлдерелгән. Бу максатларга 2023 елда «Электрон һәм радиоэлектрон сәнәгатьне үстерү» дәүләт программасы кысаларында якынча 7,5 млрд сум бүлеп биреләчәк.

«Күрелгән чаралар радиоэлектроника тармагының финанс тотрыклылыгын ныгытырга һәм бу стратегик мөһим секторда яңа югары технологияле производстволар булдыруны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте элегрәк Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International