2022 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгый җитештерү индексы 106,6% булган

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бу хакта 6 февральдә Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Зәй һәм Менделеевск районнары предприятиеләре хезмәткәрләре, халык белән очрашулар барышында хәбәр итте. 

Көннең беренче яртысында ул «Аккурайд Уилз Руссия» предприятиеләрендә, «Техно заводы» филиалында, «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСында булды һәм Зәй муниципаль районы советының 2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланган утырышында катнашты.

Көннең икенче яртысында министр Менделеевск муниципаль районы советының киңәйтелгән утырышында катнашты һәм йомгаклау чарасына әзерләнгән күргәзмәне карады.

Олег Коробченко иҗтимагый-сәяси вәзгыять һәм 2022 елда республиканың социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде, шулай ук ТР Хөкүмәте исеменнән предприятиеләргә һәм район халкына Лисичанскка һәм мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«2022 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продуктының күләме 3,8 трлн сум тәшкил итте, сәнәгый җитештерү индексы 106,6% булды, төяп җибәрелгән продукция күләме 4,6 трлн сумнан артып китте, – дип хәбәр итте ул һәм республиканың төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен саклап калуын ассызыклады. – Икътисадый кыенлыкларга һәм бюджетның киеренке үтәлешенә карамастан, 2023 елда республиканың барлык программаларын узган ел дәрәҗәсендә дәвам итәргә карар кылынды».

Олег Коробченко шулай ук предприятиеләргә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында активрак катнашырга тәкъдим итте, бу компанияләргә җитештерү процессларын оптимальләштерергә, чыгымнарны киметергә һәм уңышлырак булырга мөмкинлек бирәчәк, дип искәртте.

Ул шулай ук производство уңышлары һәм районнарның һәм тулаем республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International