РФ Хөкүмәте электр энергетикасының перспектив үсешен планлаштыруның яңа системасын гамәлгә ашыру өчен норматив хокукый акт – «Электр энергетикасының перспектив үсеше документларын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2556 номерлы карарны кабул итте.
24 гыйнварда, 10: 00 сәгатьтә, Таҗикстан Республикасында Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле Кореньков Евгений Анатольевич белән онлайн-очрашу узачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кызыксынган затларны видеоконференция форматында катнашырга чакыра.
Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар әлеге почта адресына кабул ителә inter.mpt@tatar.ru
Өстәп китик, 2023 елның беренче кварталында шулай ук «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»нең түбәндәге видеоконференцияләре планлаштырылган:
31.01 – Һиндстан;
07.02 – Марокко;
14.02 – Монголия.
Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россия-төрекмән бизнес-форумы кысаларында Ашхабадта «Төрекмәнстан-Россия: сәнәгать кооперациясе һәм төзелеш производствосы өлкәсендә хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре» түгәрәк өстәлендә катнашты. Ул Төрекмәнстан белән Татарстанның сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сөйләде һәм Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымухамедовка, Милли Генгешның Маслахат Халкы Рәисе Гурбангулы Бердымухамедовка уртак проектларны тормышка ашыруга ярдәм иткән өчен рәхсәт белдерде.
Казан федераль университеты хезмәткәрләре зур тирәнлектән югары үзле нефть чыгарырга мөмкинлек бирүче яңа технология уйлап тапканнар, хәзерге вакытта әлеге ысул эштә сынала.
Югары үзле авыр нефть запаслары – Россия нефть тармагының чимал базасының мөһим өлеше. Әмма мондый нефть эшкәртү авыр, чөнки үзлелеге югары булу сәбәпле, аны катламнан суыртып алуы кыен, өстәвенә, ул скважина буенча да начар ага.
18 гыйнварда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ФКҮ генераль директоры Николай Соломон һәм Татарстан Республикасында «хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кураторлык итүче Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко очрашты.
17 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә, Россия Федерациясенең Көньяк Африка Республикасындагы Сәүдә вәкиле Буреев Максим Юрьевич белән онлайн-очрашу узачак.
13 гыйнварда Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында Татарстан Республикасының сәнәгать кластерының тармак комитетлары идарәсе утырышы узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров һәм Татарстан Республикасы сәнәгать кластерының Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында катнашты. 12 гыйнварда аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырышта ике яңа проект хупланды.
Россия төбәкләре өчен предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына субъект гарантиясе белән тармаклар буенча чикләүләрсез кертү тәртибе расланды.
Адреслы ярдәм алуга федераль исемлектәге барлык система барлыкка китерүче компанияләр һәм 400 млн сумнан артык табыш алучы предприятиеләр дәгъва кыла ала.
Росстандарт җитәкчесенең Идел буе федераль округындагы махсус вәкиле Сергей Севницкий «Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге» ФБУ коллективына яңа җитәкче – директор вазыйфаларын башкаручы Олег Ибраһимовны тәкъдим итте. Техник җайга салу һәм Метрология федераль агентлыгы җитәкчесе Антон Шалаев тиешле боерыкка кул куйган. «Татарстанның Стандартлаштыру һәм метрология үзәге» ФБУ элеккеге җитәкчесе Фәрит Туктаров учреждениедә директор киңәшчесе вазыйфасында эшләвен дәвам итәчәк.