7 февральдә Россия Федерациясенең Һиндстандагы Сәүдә вәкиле урынбасары белән онлайн-очрашу узачак

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

7 февральдә, 10:00 сәгатьтә, Россия Федерациясенең Һиндстан Республикасындагы Сәүдә вәкиле урынбасары Евгений Владимирович Грива Татарстан предприятиеләре белән онлайн-очрашу уздырачак.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның кызыксынган предприятиеләрен видеоконференция форматында катнашырга чакыра.

Шулай ук түбәндәге илләрдә Россия Федерациясе Сәүдә вәкилләре белән онлайн-очрашулар уздырылачагы турында хәбәр итәбез:

14.02 – Монголиядә РФ Сәүдә вәкиле белән (10:00 Мәскәү вакыты белән)

27.02 – Вьетнамда РФ Сәүдә вәкиле белән (11:30 Мәскәү вакыты белән)

7.03 – Мароккода РФ Сәүдә вәкиле белән.

Барлык сораулар буенча почта адресына мөрәҗәгать итегез: inter.mpt@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International