2014 елның 1 ноябрендә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында Татарстанның эшче яшьләр иҗаты Икенче Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узачак. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Созвездие–Йолдызлык» оешмасы белән берлектә оештырылды.
Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә сентябрь–октябрь айларында уздырылды.
2014 елның 31 октябрендә “Казан ярминкәсе”ндә ААҖ “Мода һәм стиль. Казан - Көз” 26 махсуслаштырылган җиңел һәм текстиль сәнәгать товарлары күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды. Казанда уздырылган әлеге күргәзмә эшендә Татарстан, Идел буе регионнары, Мәскәү, Санкт- Петербург, БДБ илләре һәм Төркиядән 130 предприятие һәм эшмәкәр катнаша.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында “Текстиль өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү” түгәрәк өстәле узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, текстиль продукцияне җитештерүче Төркия компанияләре вәкилләре, Татарстанның сәүдә челтәрләре һәм махсуслаштырылган ассоцияацияләр вәкилләре катнашты.
2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән булган очрашуда катнашты.
2014 елның 29 октябрендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.
Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белгечләре һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре белән бергәләп гамәлгә ашырылды. Җитештерүне үзләштергәннән соң монда ел саен 2,4 мең тонна КДИ-М катализаторы җитештереләчәк, ул изобутанны изобутиленга дегидатлау процессы өчен кирәк.