Казанда Икенче Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узачак

2014 елның 31 октябре, җомга

2014 елның 1 ноябрендә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында Татарстанның эшче яшьләр иҗаты Икенче Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узачак. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Созвездие–Йолдызлык» оешмасы белән берлектә оештырылды.
Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә сентябрь–октябрь айларында уздырылды.
Быел фестивальдә Татарстанның нефть, газ химиясе, машина төзелеше, энергетика комплексы предприятиеләренең 400гә якын яшь хезмәткәр, шулай ук республиканың белем бирү учрежденияләре вәкилләре катнашты.
Гала–концерт кысалырнда Фестивальдә җиңүче командаларны бүләкләү планлаштырылган. Гран При яулаган җиңүче Татарстан Республикасы Президентының Күчмә Кубогы һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International