2014 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләгәнчә, бүгенге көндә Россия белән Кытай, шулай ук федерациянең бер субъекты буларак Татарстан һәм Кытай - икътисад һәм мәдәниятнең күп өлкәләрендә партнерлар булып тора. Бу процесста 1957 елда оешкан Россия - Кытай дуслыгы җәмгыяте зур роль уйный, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикаы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе ел саен уза торган “Ачык инновацияләр” форумында катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелеге вәкилләре керде.
Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Премьер- министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ли Кэцян чыгыш ясады.Россия Федерациясенең “Сәнәгатьне үстерү һәм конкурентлылык дәрәҗәсен күтәрү” дәүләт программасының ”Җиңел сәнәгать һәм халык сәнгать кәсепләре” кече программа чараларын гамәлгә ашыру кысаларында федераль пресс - центр булдырылды. Пресс - центрның максаты – коммуникацион программаны гамәлгә ашыру, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек алып бару, публикацияләр чыгару, эксперт һәм өйрәтү чараларын үткәрү.