Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашу

2014 елның 31 октябре, җомга

2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасында урнашкан колеса дискларын җитештерү буенча «Мефро уилз Руссиа Завод Заинск» заводына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү мәсьәләсе каралды. Эшләнмәләр тормышының тулы циклы белән идарә итү системасын булдыру турында фикер алыштылар, шулай ук авиа төзелеш өлкәсендә кулланыла торган лазер технологияләрен стандартизацияләү һәм сертификацияләү белән бәйле эшчәнлекнең торышы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International