Җиңел сәнәгать өлкәсендә Татарстан-Төркия хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды

2014 елның 31 октябре, җомга

2014 елның 31 октябрендә “Казан ярминкәсе”ндә ААҖ “Мода һәм стиль. Казан - Көз” 26 махсуслаштырылган җиңел һәм текстиль сәнәгать товарлары күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды. Казанда уздырылган әлеге күргәзмә эшендә Татарстан, Идел буе регионнары, Мәскәү, Санкт- Петербург, БДБ илләре һәм Төркиядән 130 предприятие һәм эшмәкәр катнаша.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында “Текстиль өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү” түгәрәк өстәле узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, текстиль продукцияне җитештерүче Төркия компанияләре вәкилләре, Татарстанның сәүдә челтәрләре һәм махсуслаштырылган ассоцияацияләр вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International