ТР Премьер – министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм «Поли Технолоджи» Кытай компаниясе вице-президенты Юй Фучжень хезмәттәшлек итү турында Меморандум имзаладылар

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

2014 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай делегациясе белән очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм «Поли Технолоджи» Кытай компаниясе вице–президенты Юй Фучжень әфәнде «Поли Технолоджи» Кытай компаниясе җитәкчелеге Татарстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүгә әзерлек турында Меморандум имзаладылар.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, хәзерге вакытта Россия Кытай белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе инде ике тапкыр Кытай Халык Республикасында булып кайтты. Соңгы вакыт эчендә Татарстанга берничә Кытай компанияләре вәкилләре килеп китте. Шулай ук хәзерге вакытта Татарстанда бер төркем Кытай компанияләре инде эшләп килә. Пекинда Татарстан вәкиллеге ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, «Поли Технолоджи» - Татарстанда эшләү тәҗрибәсенә ия булган һәм бөтен дөньяда билгеле компания – һәм алга таба республиканың әлеге Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә теләге бик зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International