«Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ яңа җитештерүне эшләтеп җибәрделәр

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

2014 елның 29 октябрендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.

Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белгечләре һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре белән бергәләп гамәлгә ашырылды. Җитештерүне үзләштергәннән соң монда ел саен 2,4 мең тонна КДИ-М катализаторы җитештереләчәк, ул изобутанны изобутиленга дегидатлау процессы өчен кирәк.

Яңа нәтиҗәле каталитик системалар эшләүдә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән КФУ арасындагы уңышлы хезмәттәшлек 2000 елда башланып китте. Аның нәтиҗәсе – компания җитештерүләрендә чит ил аналогларын алмаштырырлык изоамиленнар (КДО, КДОМ) һәм изопарафиннар (КДИ) дегидратлау катализаторларын гамәлгә кертү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International