2014–2015 еллар кышкы–көзге чорга әзерләнүгә багышланган киңәшмә

2014 елның 31 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сәфиуллин Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы электр энергетика субъектларын 2014–2015 еллар кышкы–көзге чорга әзерләнү барышында Россия Федерациясе энергетика министрлыгындагы киңәшмәдә катнаша. Киңәшмәдә шулай ук ЕЭСта режим–баланс вәзгыяте, электр энергетика объектлары җиһазлырының техник торышы, электр энергетика күәтләре базарларының 2014–2015 елларда эшләү мәсьәләләре каралачак. Киңәшмә Россия энергетика министры – электр белән тәэмин итүнең иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе (Федераль штаб) рәисе А.В.Новак җитәкчелегендә үткәрелә.
Татарстан Республикасында электр энергетикасы предприятияләрен – «Сетевая компания» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ» ҖЧҖ, «ТГК-16» ААҖ, ЗАО «ТГК Уруссинская ГРЭС» ЯАҖ кышкы–көзге чорга әзерләнү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары һәм Россия Федерациясе энергетика министрлыгының Приказы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International