«КАМАЗ»да яшь инженер–конструкторлар арасында һөнәр белгечлеге буенча бәйге узды

2014 елның 24 октябре, җомга
2014 елның 24 октябрендә “КАМАЗ”да яшь инженерлар–конструкторлар арасында һөнәр белгечлеге буенча бәйге узды.
Бәйгедә 30 яшькә кадәр 30 кеше катнашты. Һәр катнашучыга яңа автомобиль конструкциясендә кулланылачак элементларны үз эченә алган биремнәр тәкъдим ителде. Һәр катнашучыга иҗадый эш өчен 3 сәгать бирелә – бу вакыт эчендә ул 3D-модель , җыю чертежын һәм бер детальнең рәсемен эшләп чыгарга тиеш иде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урын кабиналар конструкторлар бүлегенең әйдәп баручы инженер– конструкторы Алесей Гирсовка, икенче урын – шасси агрегатлары конструкторлар бүлегенең 3 категорияле инженер–конструкторы Азат Нигъмәтҗәновка, өченче урын – «Выстрел-Т» проекты трансмиссия төркеменең 1 категорияле инженер–конструкторы Марат Хәйбуллинга бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International