29 сентябрьдә узган «Алабуга» махсус экономик зонасының Күзәтү советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Күзәтү советы утырышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Быел МИЗда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 4-5 яңа җитештерү эшли башлаячак. Бер үк вакытта МИЗ социаль инфраструктураны да үстерә.Чехия Республикасы бизнес-бергәлегенең дискуссия клубы утырышы Праганың Муниципаль йортында узды. Диалогта Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты, шулай ук Чехия сәнәгатенең флагман предприятиеләре җитәкчеләре һәм Чехия экспортына хезмәт күрсәтүче һәм аны финанслаучы структура вәкилләре чакырылган иде.
Татарстанда нефть чыгарыла һәм эшкәртелә, машина төзелеше секторына һәм агросәнәгать комплексына зур игътибар бирелә. Инновацион үсеш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика икътисады үсешенең драйверы булып тора. «Алабуга» МИЗ территориясендә игълан ителгән 3 млрд. АКШ долларлык инвестицияләр күләме белән 42 резидент компания эшләп килә һәм ул Россиянең сәнәгать-җитештерү тибындагы иң уңышлы икътисадый зонасы булып тора. Интенсив формалашу стадиясендә Россия масштабындагы ИТ-үзәк – яңа югары технологияле Иннополис шәһәре, шулай ук «СМАРТ Сити Казан» бизнес-мәйданчыгы.25-26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чехия Республикасына эш визитында катнаша.
Вацлав Гавел исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Республикасы Президентын Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Россиянең Чехиядәге Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь, шулай ук Татарстан Республикасының Чехиядәге вәкиле Зөфәр Габделгалиев каршы алды.Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын машина төзүчеләр Көне белән тәбрикли:
“Хөрмәтле Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – машина төзүчеләр Көне белән тәбрик итәм!
Машина төзелеше комплексының казанышлары илнең һәм республиканың сәнәгать үсешен һәм социаль - икътисадый урынын билгели.2014 елның 23 сентябрендә «Пирамида» мәдәни–күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү тантанасы узачак.
Машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме программасы чараларында Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, машина төзелеше предприятиеләре ветераннары һәм ххезмәт коллективлары, Татарстан Республикасы белем бирү учрежденияләренең укытучылары һәм аспиранталры катнашачак.
Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү чарасы кысаларында машина төзелеше сәнәгате хезмәткәрләрен, хезмәт династияләре вәкилләрен, яшь инженерлар һәм аспирантлар, балалар техник иҗаты түгәрәкләре җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы булачак.
Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү чаралары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре белән берлектә хезмәт кешесен пропагандалау, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан уздырыла.Коралчылар көне – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – һәр елны 19 сентябрьдә 2012 елдан алып бәйрәм ителә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Хөрмәтле оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне Коралчылар көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм – илне саклау, Ватаныбызның оборонасын ныгыту өчен, хәрби техника һәм корал эшләүчеләр хезмәтен тану билгесе.
Без Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның хәрби техника һәм продукция чыгаручы иң эре җитештерүче булуы белән горурланабыз. Бүген республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә, Россия коралы данын күтәрә.2014 елның 19–20 сентябрендә Астанада (Казакъстан Республикасы) Татарстан Республикасы Көннәре узачак.
Чаралар программасы кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы күргәзмәсен һәм мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы тарафыннан оештырылган әлеге күргәзмә хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итәчәк: биредә югары уку йортлары, әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм заманча инвестицион мәйданчыклар тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасының 30 артык предприятие, вузлар һәм оешмалар катнашачак.
Татарстанның сәнәгать өлешен түбәндәге предприятиеләр тәшкил итәләр: «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» һәм «Казан вертолет заводы» ААҖ.2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында республика предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген үстерү мәсьләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Түгәрәк өстәл эшендә 40 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры үзенең чыгышында сәнәгатьнең һәм сәүдә итүнең заман проблемаларын билгеләде, бүгенге икътисадый шартларда регионың тотрыклы үсеше өчен Хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар хакында әйтте, республика предприятиеләре белән уртак эшчәнлек алып бару кирәклеген ассызыклады. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, “Безнең максат – нинди юнәлештә баруны билгеләү, федераль дәрәҗәдә моның өчен нинди инструментлар барлыгын күрсәтү”.2014 елның 17–18 сентябрендә Челәбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Иван Феклин җитәкчелегендә Челәбе өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты узды.
Челәбе өлкәсе делегациясе составында – Челәбе өлкәсе сәнәгать һәм табигать байлыклары министры Алексей Бобраков, Челәбе өлкәсе икътисадый үсеш министры урынбасары Ирина Акбашева, «КОНАР» компаниясе вәкилләре иде.
Эш визиты кысаларында Челәбе өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашулар узды.
Кунаклар югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркын, “М.Горький исем. Зеленодольск заводы”н, «Химград» Технополисын һәм Татарстан Республикасының кластер үсеше үзәген карадылар.
2014 елның 17 сентябрендә “Республиканың сәүдә предприятиеләрендә азык-төлек продукциясе бәяләренә мониторинг” темасына багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттахов, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Биктимеров катнаштылар.