Астанада Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы күргәзмәсе узачак

2014 елның 19 сентябре, җомга

2014 елның 19–20 сентябрендә Астанада (Казакъстан Республикасы) Татарстан Республикасы Көннәре узачак.

Чаралар программасы кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы күргәзмәсен һәм мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы тарафыннан оештырылган әлеге күргәзмә хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итәчәк: биредә  югары уку йортлары,   әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм заманча инвестицион мәйданчыклар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының 30 артык предприятие, вузлар һәм оешмалар катнашачак.

         Татарстанның сәнәгать өлешен түбәндәге предприятиеләр тәшкил итәләр: «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» һәм «Казан вертолет заводы» ААҖ. 
         Физика, информатика, химия һәм машина төзелеше өлкәсендә заманча эшләнмәләрне Казан (Идел буе) федераль университеты, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, Татарстан Республикасы информатика академиясенең институты тәкъдим итәчәкләр. Медицина симуляциясе һәм тренажерлар өлкәсендәге уникаль эшләнмәләрне  «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ компания–эшләп чыгаручы һәм җитештерүчесе күрсәтәчәк.

           Татарстан Республикасының индустриаль һәм инвестицион мәйданчыкларны «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ тәкъдим итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International