“ПОЗиС” ААҖ (POZIS “Ростех” Дәүләт Корпорациясенең “Техмаш” ДК МҖК керә) 2014елның 9 ае эчендә, 2013 елның шул ук периоды белән чагыштырганда, җитештерү күләме 6,5% артты.
Суыткыч техникасын җитештерү күләме агымдагы елның өч кварталы эчендә, 2013 елның гыйнвар- сентябрь периоды белән чагыштырганда, 2% артты. Суыткыч техникасының экспортка җибәрү үсеше 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча - 34,6%, медицина суыткыч техникасы - 34% якын тәшкил итте.
2014 елның октябре башында Алабугадагы Ford Sollers заводы конвейрыннан 75-меңенче Ford автомобиле төште.
Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford автомобилен җыю 2012 елның гыйнварында башланды. Хәзерге вакытта предприятие Ford Transit, Ford Transit Custom һәм Ford Tourneo Custom, Ford Explorer, Ford Edge, Ford Kuga, Ford S-MAX, Ford Galaxy автомобилләрен җитештерә.2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Yokogawa Electric Corporation президенты- генераль директоры Токаши Нишиджима белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең “Yokogawa Electric” компаниясе белән сәнәгать проектларында хезмәттәшлек итү белән канәгатьлеген һәм киләчәктә үзара хезмәттәшлеген киңәйтүдә теләкләрен белдерде.Игътибар, бәйге!
Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләт телен куллану буенча” бәйге
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” 2013 елның 25 октябрендәге 794 номерлы дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында республикада Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләт телен куллану буенча” бәйге старт ала.