Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү тантанасы узачак

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

2014 елның 23 сентябрендә «Пирамида» мәдәни–күңел ачу комплексында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү тантанасы узачак.

Машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме программасы чараларында Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, машина төзелеше предприятиеләре ветераннары һәм ххезмәт коллективлары, Татарстан Республикасы белем бирү учрежденияләренең укытучылары һәм аспиранталры катнашачак.

Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү чарасы кысаларында машина төзелеше сәнәгате хезмәткәрләрен, хезмәт династияләре вәкилләрен, яшь инженерлар һәм аспирантлар, балалар техник иҗаты түгәрәкләре җитәкчеләрен  бүләкләү  тантанасы булачак.

            Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү чаралары Татарстан Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре белән берлектә хезмәт кешесен пропагандалау, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан уздырыла.

            Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Равил Зарипов ассызыклаганча, “машина төзелеше –Татарстан Республикасының икътисадның төп өлкәләренең берсе. Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше – республиканың социаль–икътисадый торышын һәм сәнәгатьнең үсеш дәрәҗәсен билгели торган стратегик юнәлешләрнең берсе”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International