«Алабуга» махсус экономик зонасының Күзәтү советы утырышы

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

29 сентябрьдә узган «Алабуга» махсус экономик зонасының Күзәтү советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Күзәтү советы утырышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Быел МИЗда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 4-5 яңа җитештерү эшли башлаячак. Бер үк вакытта МИЗ социаль инфраструктураны да үстерә.

Утырыш барышында Күзәтү советы әгъзалары 4 проект карадылар – 2се яңа һәм 2се үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Amur Sirius Кытай компаниясе өлеше булган «Солар Системс» Россия компаниясе «Алабуга» МИЗда поликремнийдан ясалган кояш батареяләре чыгара торган завод ачарга планлаштыра.

«Солар Системс» Россиянең кайбер регионнарында кояш электростанцияләре төзергә планлаштыра,алар өчен федераль законнар белән дәүләт ярдәме чаралары каралган.

Татарстан Президенты һәм Күзәтү советы әгъзалары «Солар Системс» проектын хупладылар, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында барлык башлангычпроцедураларны үтүдә компаниягә ярдәм күрсәтергә кушты.

Бүген каралган икенче яңа проект полимер төргәкләүләр һәм полимер автокомпонентлар җитештерү буенча завод төзүне күз алдында тота. «Мир упаковки» компаниясе Татарстанның полимерлар җитештерүчеләре белән тыгыз эш итә – хәзерге вакытта инде «Түбән Кама нефть химиясе» һәм «Казаноргсинтез» чималның 2/3ен тәэмин итәләр.

«Алабуга» МИЗның Күзәтчелек советы әгъзалары әлеге проектны хупладылар.

Быелның март аенда МИЗ резиденты булган «Алабуга Моторс» компаниясе баштан автомобильләр өчен махсус җиһазлар ясау белән шөгыльләнмәкче иде. Бүген компаниянең МИЗ белән килешүен Кытай җиңел автомобильләрен җыюга ризалык белән тулыландыру турындагы мөрәҗәгате каралды. МИЗ Күзәтчелек советы бу мөрәҗәгатьне дә кәнәгатьләндерде.

«Ист Болт Елабуга» ҖЧҖ - «Макдональдс»ка күмәчләр җитештерү предприятиесе - МИЗ территориясендә яңа зуррак кишәрлек бирү турында сорады.

Күзәтчелек советы башка кишәрлек бирү турында карар кылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International