Татарстан һәм Чехия - үзара файдалы хезмәттәшлек итүнең уңышлы киләчәге

2014 елның 26 сентябре, җомга

Чехия Республикасы бизнес-бергәлегенең дискуссия клубы утырышы Праганың Муниципаль йортында узды. Диалогта Татарстан  Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты, шулай ук Чехия сәнәгатенең флагман предприятиеләре җитәкчеләре һәм Чехия экспортына хезмәт күрсәтүче һәм аны финанслаучы структура вәкилләре чакырылган иде.

Татарстанда нефть чыгарыла һәм эшкәртелә, машина төзелеше секторына һәм агросәнәгать комплексына зур игътибар бирелә. Инновацион үсеш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика икътисады үсешенең драйверы булып тора. «Алабуга» МИЗ территориясендә игълан ителгән 3 млрд. АКШ долларлык инвестицияләр күләме белән 42 резидент компания эшләп килә һәм ул Россиянең сәнәгать-җитештерү тибындагы иң уңышлы икътисадый зонасы булып тора. Интенсив формалашу стадиясендә Россия масштабындагы ИТ-үзәк – яңа югары технологияле Иннополис шәһәре, шулай ук «СМАРТ Сити Казан» бизнес-мәйданчыгы.

Татарстанда транспорт инфраструктурасын үстерү проектлары планлаштырыла, бу – тиз йөрешле Мәскәү-Казан магистрале һәм Свияжск региональара мультимодаль логистика үзәге.

Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек җавап сүзендә билгеләп үткәнчә, сәяси вәзгыять катлаулы булса да, Чехия компанияләре Россия Федерациясе субъектлары белән үзара файдалы кооперациягә кызыксыну белдерәләр. Беренче чиратта Татарстан белән, чөнки ике регионның сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары арасында уртак эш төркеме күптән эшләп килә һәм уңышлы хезмәттәшлек урнаштыруга ярдәм күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International