2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында республика предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген үстерү мәсьләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Түгәрәк өстәл эшендә 40 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры үзенең чыгышында сәнәгатьнең һәм сәүдә итүнең заман проблемаларын билгеләде, бүгенге икътисадый шартларда регионың тотрыклы үсеше өчен Хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар хакында әйтте, республика предприятиеләре белән уртак эшчәнлек алып бару кирәклеген ассызыклады. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, “Безнең максат – нинди юнәлештә баруны билгеләү, федераль дәрәҗәдә моның өчен нинди инструментлар барлыгын күрсәтү”.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары хакында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сөйләде. Ул финанслауның юнәлешләре һәм күләме турында җиткерде, “Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык дәрәҗәсен үстерү” , “Авиция сәнәгатен үстерү”, “Судно төзелешен үстерү”, “Электр һәм радио электр сәнәгатен үстерү”,“Фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү” федераль программаларның максатчан аудиториясе белән таныштырды.