Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын машина төзүчеләр Көне белән тәбрикли:
“Хөрмәтле Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – машина төзүчеләр Көне белән тәбрик итәм!
Машина төзелеше комплексының казанышлары илнең һәм республиканың сәнәгать үсешен һәм социаль - икътисадый урынын билгели.
Модернизацияләү һәм техник яктан яңартып кору нигезендә үткәрелгән заманча сәнәгать сәясәте, “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү, фәннең җитештерү белән интеграциясе, тармакка кадрлар потенциалын әзерләү республиканың машина төзелешенең яңа йөзен формалашыруга ярдәм итә.
Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше – динамик үсешле, инноацияле һәм конкурентлылыкка сәләтле комплекс. Республикада чыгарылучы машина төзелеше комплексы продукиясенең исемлеге зур – автомобильләр, кораблар, самолетлар, тракторлар, авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техника, двигательләр, нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләре өчен җиһазлар.
Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең тарихы, җитәкчеләре һәм инженерларының җитәкчелек сәләтләре, машина төзелеше комплексында 140 мең кеше эшләгән хезмәт коллективларының традицияләре белән без горурланабыз.
Машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре республиканың сәнәгать потенциалына киләчәктә дә зур өлеш керткәннәренә ышанам. Тармак предприятиеләренең яңа инициативалары, инженерлык һөнәренең үсеше, хезмәткәрләрнең югары профессионализмнары республикага Россиянең алдынгы регионы исемен сакларга ярдәм итәчәк.
Машина төзелеше тармагының хезмәткәрләренә, ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан Республикасы иминлегенә уңышлы профессиональ эшчәнлек алып баруларын телим”.