Коралчылар көне белән!

2014 елның 19 сентябре, җомга

Коралчылар көне  – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – һәр елны  19 сентябрьдә 2012 елдан алып бәйрәм ителә. Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне Коралчылар көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм – илне саклау, Ватаныбызның оборонасын ныгыту өчен, хәрби техника һәм корал эшләүчеләр хезмәтен тану билгесе.

Без Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның хәрби техника һәм продукция чыгаручы иң эре җитештерүче булуы белән горурланабыз. Бүген республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә, Россия коралы данын күтәрә.

Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитештерүне яңарта, алдынгы технологияләрне кертә, көндәшлеккә сәләтле продукцияләр эшли һәм үзләштерә, халыкара базарда хәрби техника позициясен ныгыта, югары квалификацияле кадрлар әзерли.

Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре көндәшлелеккә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрәчәгенә ышанам. Хезмәт коллективлары безнең Ватанны ышанычлы саклау һәм оборонасын ныгыту өчен бар көчен куячак.

Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия данын яклау өчен яңа казанышларга ирешүләрен телим!”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International