2014 елның 17–18 сентябрендә Челәбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Иван Феклин җитәкчелегендә Челәбе өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты узды.
Челәбе өлкәсе делегациясе составында – Челәбе өлкәсе сәнәгать һәм табигать байлыклары министры Алексей Бобраков, Челәбе өлкәсе икътисадый үсеш министры урынбасары Ирина Акбашева, «КОНАР» компаниясе вәкилләре иде.
Эш визиты кысаларында Челәбе өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашулар узды.
Кунаклар югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркын, “М.Горький исем. Зеленодольск заводы”н, «Химград» Технополисын һәм Татарстан Республикасының кластер үсеше үзәген карадылар.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы белән Челәбе өлкәсе арасында 2013 елда регионара сәүдә әйләнеше 23,7 млрд. сум тәшкил итте.
Челәбе өлкәсе Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә: «КАМАЗ» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «УК «Татнефть – Нефтехим» ҖЧҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «ЕлАЗ сәнәгать берләшмәсе» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «С.П.Горбунов исем. КАПО» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» ААҖ, «ИНВЭНТ» ҖЧҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Л.Я.Карпов исем. химия заводы» ААҖ, «Әлмәт труба заводы» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «Менделеевсказот» ҖЧҖ, «КОМЗ» ААҖ, «Завод им.Серго исем. заводы»сәнәгать берләшмәсе» ААҖ, АЧНФ «Алсу» ААҖ, «Казан завод синтетик каучук заводы» ААҖ, «Вакууммаш» ААҖ, ПКФ «Бетар» ҖЧҖ, «Спартак» ААҖ һәм башкалар.