Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 40 атамадан торган азык-төлек продукциясенең тәгаенләнгән җыелмасы бәяләренә көнлек мониторинг ясый

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2014 елның 17 сентябрендә “Республиканың сәүдә  предприятиеләрендә  азык-төлек продукциясе бәяләренә мониторинг”  темасына багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы  сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттахов, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Биктимеров катнаштылар.

         Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов билгеләгәнчә, Россия Президенты В.В.Путинның “Россия Федерациясенең иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисадый чаралар куллану” турындагы Указны гамәлгә ашыру максатында Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы сәүдә челтәрләрендәге  40 атамадан торган азык-төлек продукциясенең тәгаенләнгән җыелмасы бәяләренә көнлек мониторинг ясый.

         Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә азык-төлек продукциясенең тәгаенләнгән җыелмасы бәяләренә көнлек мониторинг ясауны республиканың муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлар җитәкчеләренә йөкләделәр.  

           Мониторинг сәүдәнең 5 төрендә – федераль һәм локаль челтәрләр кибетләрендә, челтәр хасил итмәгән сәүдә урыннарында, стационар булмаган объектларда һәм ваклап сату базарларында уздырыла. Мониторинг үткәрү дәверендә сәүдә оешмаларының ассортиментында үзгәрешләр булдмады.

           Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2014 елның 26 августыннан алып, көндәлек куллану  товарларының сатуда булуы  турында һәм Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләрендә азык–төлек продуктларына бәяләрнең күтәрелүе мәсьәләсе буенча “кайнар линия” ачылды. Шуның буенча соңгы 3 атнада 56 мөрәҗәгать килеп ирешкән, аларда сүз, нигездә, кош итенә, сөт продукциясенә, киви, лимон һ.б. төр экзотик саналган җимешләргә бәя арттыруга кагыла, диде Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International