16 сентябрьдә КМПОда һөнәри осталар үзләренең бәйремен билгеләп үттеләр. Җитештерүдә күрсәткән югары нәтиҗәләр өчен һәм коллективның иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен быел 4 һөнәри оста “Һөнәренә тугрылыгы өчен” номинациясендә, бер һөнәри оста “Хатын–кыз–мастер”, бер һөнәри оста “Иң оста яшь мастер”номинацияләрендә, 6 һөнәри оста “Ел мастеры” номинациясендә бүләкләнделәр.
Предприятиедә барлыгы 120 һөнәри оста эшли: 91 ир–ат, 29 хатын–кыз. Аларның өчесе – контроль осталар, 57 өлкә осталар, 5 стажер, 55 участок осталары. 45 оста югары белемле, берсе – ике югары белемле, 18 кеше гомүм урта белемле, 9 башлангыч һөнәри белемле. Өчесе ВУЗда, икесе ССуЗда белем алалар.
Бәйрәм хөрмәтенә һөнәри осталар өчен Зөя утравына экскурсия оештырылды, бәйрәм концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.2014 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында республика җитештерүчеләренең продукциясен базарга чыгару мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Икътисадый совет утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2014 елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча товарлар экспорты кимеде, импорт 10%ка артты. Ул билгеләгәнчә, республика продукция җитештерүче буларак алда барса да, без товарларны читтән дә күп кертәбез. 2013 елда республикага читтән 160 млрд. сумнан артык товар кертелгән, шул исәптән Россия регионнарыннан – 200 млрд. сумга.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, халыкара шартлар һәм Россиягә каршы тыюлар кертү импортны алмаштыручы товарлар җитештерү өчен мөмкинлекләр ача. Ул Татарстанда җитештерелә торган продукцияне тышкы һәм эчке базарга активрак чыгару, яңа брендлар һәм заман таләпләренә туры килә торган продукцияне җитештерүгә игътибарны юнәлдерергә кирәклеген ассызыклады.
2014 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чиләбегә эш визиты кысаларында Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2014-2017 елларга чаралар протоколы имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе Сергей Комяков имзаларын куйды. Кул кую чарасында Татарстан Республикасы премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев, Татарстан Республикасы Премьер–министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чиләбегә рәсми визиты кысаларында Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешү, шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2011–2013 елларга чаралар протоколы имзаланды.2014 елның 10 сентябрендә ЕЛАЗда традициягә кергән электр, газ белән эретеп ябыштыручылар арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Бәйгедә автотрактор махсуслаштырылган техника сәнәгате, җыю цехлары һәм металлы конструкцияләр цехлары вәкилләре – дүртенче–алтынчы разрядлы электр, газ белән эретеп ябыштыручылары катнашты.
Бәйгенең теоретик өлешендә катнашучылар төрле сорауларга җавап бирделәр, ә практик өлешендә бирелгән вакыт эчендә эретеп ябыштыру эшләре башкарырга тиеш иделәр.
2008 елда башланган Казан вертолет заводында җитештерүне яңартып кору программасының тулаем финаслау күләме 12 млрд. сум тәшкил итә. Моның хакында Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Лигай 2014 елның 11 сентябрендә заводта узган пресс–тур кысаларында хәбәр итте.
“2008 елда куелган максат – заводның барлык җитештерү тармакларында заманча технологияләр кертеп, яңа типтагы завод төзү. Бүгенге көндә бу эшнең бер өлеше эшләнде, алты ел эчендә без зур нәтиҗәләргә ирештек”, – диде ул. Реконструкция башланганда без 6 млрд. 700 млн. сумлык продукция җитештерә идек, ә заводта эшләүчеләрнең саны 6 мең 700 хезмәткәр иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча без 42 млрд.сумлык продукция җитештердек, ә белгечләр саны шул ук 6 мең 700 кеше тәшкил итте. Без продукция җитештерүне алты тапкырга арттырдык, предприятиенең һәр хезмәткәренең эш нәтиҗәлелеге дә шуның кадәр артты дигән сүз.
2014 елның 8 –12 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты нигезендә энергетика буенча Милли конгресс –2014 үткәрелә. Әлеге конгресс Казанда энергетика, әйләнә–тирә мохит һәм икътисад буенча симпозиумнар үткәрү традицияләрен дәвам итә.
Программага кергән чараларны оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты”.
Конгресс программасы кысаларында түбәндәге конференцияләр: «Җылылык энергетикасы», «Электр энергетикасы», “Энергетика үсешендә мәгълүмати технологияләр һәм социаль – икътисадый проблемалар”,В.Е. Алемасов исем. Россия Фәннәр Академиясенең яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең IX мәктәп–семинары узачак. Конгресс программасы белән түбәндәге адреста танышырга була http://nke-2014.ru/.
Исегезгә төшерәбез, Беренче халыкара симпозиум 1992 елда узды. Икенчесе –1998 елда. 2001 елда Энергетика буенча Россиянең милли симпозиумы, ә 2006 елда – җылылык энергетикасы буенча милли конференция оештырылды.2014 елның 6 сентябрендә Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтәкәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү нефть башкаласының тарихи өлешендәге реконструкцияләнгән “Иске Әлмәт” мәдәният йортын ачудан башланды. Мәдәният йортын ачу Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы Мәдәният елына багышланган иде.
Бәйрәмнең театральләштергән өлешендә Татарстанның нефть тарихы үсеше күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга әйткән мөрәҗәгатендә нефтьчеләрнең республика икътисадый һәм социаль үсешенә керткән өлешләренә югары бәя бирде һәм барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.“Вертолеты России” холдингының “Казан вертолет заводы” Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының 54 нче мәктәбендә “вертолет” сыйныфы ачылуы турында хәбәр итте. Бу вакыйга А.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университетының II инженерлар фестивалендә булды.
Вертолет төзелеше өлкәсенә белгечләрне тарту һәм әлеге тармак өчен кадрлар әзерләү программасы кысаларында “Казан вертолет заводы”, А.Туполев исем. Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан шәһәренең 54 нче мәктәбе арасында хезмәттәшлек итү турында өч яклы килешү төзелде.