2014 елның 8 октябрендә IV Петербург халыкара газ форумы кысаларында “КАМАЗ” ААҖ, “ГРУЗОМОБИЛЬ“ автомобиль корпорациясе һәм “Алдынгы технологияләр һәм бизнесның региональ институты” ФМУ (“РИПТиБ”) арасында Санкт- Петербургта “КАМАЗ” ААҖ Региональ укыту үзәген ачу турында өчъяклы килешү имзаланды.
“РИПТиБ” ФМУ - Кама автозаводының корпоратив укыту үзәге, Чаллыда компаниянең дилерлык һәм сервис челтәрләре белгечләренә менә инде 10 ел белем дәрәҗәләрен күтәрә. Камазның фәнни- техник үзәге белән тыгыз элемтәдә булып, институтның белгечләре гамәлдә кулланыла торган укыту программаларын яңарталар һәм яңаларын булдыралар. “КАМАЗ”ның корпоратив университеты һәм «РИПТиБ» ФМУ - Көньяк-Көнбатыш федераль округта “КАМАЗ”-ның дилеры булган «ГРУЗОМОБИЛЬ» автомобиль корпорациясе белән хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Яклар Санкт-Петербург шәһәрендә “КАМАЗ” ААҖ Региональ укыту үзәген ачу турында карар кабул иттеләр. “ГРУЗОМОБИЛЬ“ автомобиль корпорациясе теоретик һәм практик дәресләр өчен мәйданчыклар бүлеп бирде. Белгечләрне укыту өчен Региональ укыту үзәгенә КАМАЗ-43114-30 автомобильнең газ баллонлы шассида мобиль укыту классы бирелде. Әлеге үзәктә елына 300 кеше белем алачак дип көтелә.