2014 елның октябре башында Алабугадагы Ford Sollers заводы конвейрыннан 75-меңенче Ford автомобиле төште.
Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford автомобилен җыю 2012 елның гыйнварында башланды. Хәзерге вакытта предприятие Ford Transit, Ford Transit Custom һәм Ford Tourneo Custom, Ford Explorer, Ford Edge, Ford Kuga, Ford S-MAX, Ford Galaxy автомобилләрен җитештерә.
Якын арада Россиядә уңышлы Ford кроссоверлар линейкасына Ford EcoSport субкомпакт кроссоверы да өстәләчәк. Әлеге модель Чаллының модернизацияләнгән Ford Sollers заводы конвейрыннан төшкән беренче автомобиле булачак.
2015 елда Чаллының Ford Sollers заводында Ford Fiesta автомобилен җитештерүе җайга салыначак.