Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы Юлламасы белән мөрәҗәгать итте.  Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың бүгенге көндәге икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәләренең торышы хакында җиткерде, Татарстанның үсеш юнәлешләрен билгеләде.

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасының  тексты Хөкүмәтнең рәсми порталында һәм Татарстан Республикасы Президентының сайтында урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International