2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Yokogawa Electric Corporation президенты- генераль директоры Токаши Нишиджима белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең “Yokogawa Electric” компаниясе белән сәнәгать проектларында хезмәттәшлек итү белән канәгатьлеген һәм киләчәктә үзара хезмәттәшлеген киңәйтүдә теләкләрен белдерде.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Yokogawa җайланмалары Татарстанның күп кенә предприятиеләрендә урнаштырылган, хәзерге вакытта Менделеевсктагы «Аммоний» заводында монтаж бара. Казанда хезмәткәрләрне укыту процессы башланды. Түбән Камада компания техник хезмәт күрсәтү буенча регионара үзәк ачты, Казан милли тишеренү технологик университеты – КХТИда үзенең лабораториясенең функцияләрен киңәйтте.
Yokogawa Electric Corporation президенты шулай ук Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектән канәгать булуын белдерде.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Yokogawa Electric Corporation компаниясе арасындагы ниятләр турындагы беркетмә имзаланды.