Хәрби–һава көчләренең Хәрби укыту–фәнни үзәгенең Сызрань филиалының курсантлары «Ансат-У» яңа вертолетта пилот һөнәрен үзләштерделәр

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
2014 елның сентябре ахырында Хәрби–һава көчләренең Хәрби укыту–фәнни үзәгенең Сызрань филиалының “Профессор Н.Е.Жуковский һәм Ю.А. Гагарин исем. хәрби –һава академиясе”нең беренче курсантлар төркеме «Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводында җитештерелгән «Ансат-У» яңа вертолетта пилот һөнәрен үзләштерделәр.
«Ансат-У» вертолетын йөртергә 29 курсант өйрәнде. Уку планы нигезендә, икенче елга алар Ми-8/17 һәм Ми-24 серияле вертолетларында өйрәнәчәкләр.
«Ансат-У» – башлангыч әзерлек этабында очу училищелары курсантларын, шулай ук очучы–инструкторлык составны өйрәтү өчен җитештерелгән җиңел вертолет.
Әлеге вертолет Казан вертолет заводының конструкторлык бюросы тарафыннан ике газ турбинлы двигательле, рульле бер винтлы классик схема бунча җитешетерелгән. 2009 елдан алып әлеге вертолет серияле җитештерелә һәм Россия Оборона министрлыгының авиация укыту үзәгенә җибәрелә. Перспективада ул тулысынча бүгенге көндә пилот һөнәренә өйрәтүче Ми-2 вертолетын алмаштырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International