Татарстан Президенты Р. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Казахстанга визиты

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бүген, 2014 елның 30 сентябрендә, Казахстанга эш визиты һәм XI Казахстан һәм Россиянең Региональара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Атырау шәһәрендә Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сәфиуллин катнашты.

Очрашу барышында яклар ике төбәкнең икътисад, сәүдә, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Актүбә өлкәсендә татарларның төбәк җитәкчелеге ярдәмендә милли гореф-гадәтләрен саклап яшәгәнен ассызыклады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International