Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләттелен куллану буенча” бәйге

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

 Игътибар, бәйге!


Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләт телен куллану буенча” бәйге

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” 2013 елның 25 октябрендәге 794 номерлы дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында республикада Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләт телен куллану буенча” бәйге старт ала.

           Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы һәм Г.В. Плеханов исем. Россия икътисад университеты.

             Бәйге түләүсез нигездә үткәрелә һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барган ваклап сату предприятиеләре эшчеләренең һөнәр осталыгын үстерүгә юнәлдергән. Әлеге бәйге шулай ук

сәүдә эшчеләренең профессиональ эшчәнлекләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен куллану тәҗрибәсен туплау һәм тарату буенча чаралар комплексы буларак үткәрелә.

           Бәйгенең максаты – Татарстан Республикасы ике дәүләт телен белгән сәүдә эшчеләрен табу.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:

1.     Сәүдә итү мәйданы 500 м2 ким булган азык–төлек товарлары кибете сәүдә хезмәткәре.

2.     Сәүдә итү мәйданы 500 м2 артык булган азык–төлек товарлары кибете сәүдә хезмәткәре.

3.     Сәүдә итү мәйданы 500 м2 ким булган көнкүреш товарлары кибете сәүдә хезмәткәре.

4.     Сәүдә итү мәйданы 500 м2 артык булган көнкүреш товарлары кибете сәүдә хезмәткәре.

5.     Сәүдә итү мәйданы 500 м2 ким булган катнаш яки аралаштырган товарлар кибете сәүдә хезмәткәре.

6.     Сәүдә итү мәйданы 500 м2 артык булган катнаш яки аралаштырган товарлар кибете сәүдә хезмәткәре.

Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәкләр.
        Җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр һәр номинациядә «Гран при» өчен – 15 мең сум, беренче урын – 10 мең сум, икенче урын – 5 мең сум булачак.

         Республиканың сәүдә итү хезмәткәрләрен “Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләттелен куллану буенча” бәйгедә катнашырга чакырабыз.


Бәйгене оештыручы комитет телефоны:
274-93-47; 210-05-71

Эксперт төреме: konkurs_mpt@mail.ru.

Бәйгедә катнашу шартлары турында мәгълүмат

Бәйгедә катнашу өчен анкета

Бәйге турында нигезләмә

Бәйгегә чакыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International