Сычуань провинциясе икътисадый делегациясенең Татарстан Республикасына визиты

2014 елның 3 октябре, җомга
2014 елның 2 һәм 3 октябрендә реформалар һәм провинцияне үстерү буенча Комитет җитәкчесе урынбасары Чжао Хуэй җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы Сычуань провинциясе икътисадый делегациясенең Татарстан Республикасына визиты уза.
Татарстан Республикасына визиты кысаларында делегациянең “Казан” агросәнәгать паркында һәм “Татспиртпром” ААҖ филиалы булан “Казан ликер - аракы заводы”нда булу планлаштырылган.
2014 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Сычуань провинциясе делегациясе белән очрашу узды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы инновацион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиулин, эшлекле мәгълүмат һәм тышкы икътисадый эшчәнлек департаменты җитәкчсесе Дмитрий Шевелев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкарган Илшат Гыймаев, шулай ук Идел буе федераль округының бетон һәм тимер бетон җитештерүчеләр Ассоциациясе вәкилләре, "ТГК "Уруссинская ГРЭС" ЯАҖ, "Генерирующая компания" ААҖ, "Сетевая компания" ААҖ, "ТГК-16"ААҗ, «Экватор» компаниясе, «Грань» компаниясе вәкилләре катнашты. .
Чаралар ахырында Татарстан һәм Кытай предприятиеләре вәкилләренең адреслы очрашулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International