2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикаы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе ел саен уза торган “Ачык инновацияләр” форумында катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составына республиканың кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелеге вәкилләре керде.
Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Премьер- министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ли Кэцян чыгыш ясады.Россия Федерациясенең “Сәнәгатьне үстерү һәм конкурентлылык дәрәҗәсен күтәрү” дәүләт программасының ”Җиңел сәнәгать һәм халык сәнгать кәсепләре” кече программа чараларын гамәлгә ашыру кысаларында федераль пресс - центр булдырылды. Пресс - центрның максаты – коммуникацион программаны гамәлгә ашыру, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек алып бару, публикацияләр чыгару, эксперт һәм өйрәтү чараларын үткәрү.
10 октября 2014 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту Көне” акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты - республиканың урман ресурсларын яңадан үстерү генә тәгел, бәлки гражданнарда урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын утыртылган агачларны саклау проблемаларына юнәлтү дә.
2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасы Уральск шәһәрендә “WestKazInvest 2014” бизнес-форум эшендә катнашаты.
Форум кысаларында предприятиеләрнең һәм инновацион проектларның күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре катнашты: «КАМАЗ» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» ААҖ, «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» ААҖ, «Казан электр-техник заводы» ААҖ, «Техстрой» ЯАҖ, Идел буе сыйфат үзәге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең информатика Институты, «БЕТАР» ҖЧҖ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ.