2014 елның 18 һәм 19 ноябрендә Чаллыда “Сыйфат – заман автосәнәгатенең конкурентлылык нигезе” халыкара конференциясе узды.
Конференция Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» ААҖ һәм «Иделбуе сыйфат үзәге» коммерцияле булмаган предприятие ярдәмендә Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган Сыйфат көннәре кысаларында оештырылды.2014 елның 18 ноябрендә Дәһлидә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан–Һиндстан эшлекле форумы узды.
Татарстан – Һиндстан эшлекле форумы Россия партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә теләүче һәм элемтәләрне ныгытуда кызыксынган Һиндстанның эшлекле даирәләр вәкилләрен җыйды.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 ел йомгаклары буенча Татарстан-Һиндстан товар әйләнеше 2012 ел белән чагыштырганда икеләтә артты һәм 900 млн. АКШ доллары тәшкил итә. Татарстан Һиндстанга вертолетлар һәм «КАМАЗ» йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, каучук, механик һәм электрик җайланмалар китереп тора. Татарстан Республикасы базарында Һиндстаннан чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль, фармацевтика продукциясе һәм башкалар бар. «Хезмәттәшлек өчен, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, безнең мөмкинлекләр зур, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2014 елның 15 ноябрендә дәүләт сынаулары нәтиҗәләре буенча “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы”нда төзелгән “Бөек Устюг” 21631 проектының өченче корабын кабул итү актына кул куелды.
2010 елдан Россиянең Хәрби–Диңгез Флоты “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы” ААҖда төзелә торган 21631 проектының кече ракета корабы – “елга–диңгез” класслы күпмаксатлы кораб. Анда заманча артиллерия, зенит туплары, авиация чаралары урнаштырылган. Бу проект корабының билгеләнеше – дәүләтнең икътисадый зонасын һөҗүмнән саклау.
Хәзерге вакытта 2013 елда дәүләт сынавын уңышлы узган 21631 проектының ике корабы – баш кораб “Град Свияжск” һәм беренче серияле “Углич” кораблары Каспий флотында хезмәт итәләр.
“А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы” ААҖ әлеге проектның тагын биш заказның төзелеше бара – „Зеленый Дол“, „Серпухов“, „Вышний Волочек“, „Орехово-Зуево“ һәм „Ингушетия“.
2014 елның 14 ноябрьдә Россия Энергетика министрлыгы оештырган энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе төгәлләнде.
Бәйге беренче тапкыр “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” ENES 2014 III халыкара форумы кысаларында үткәрелә. Бәйгедә белем бирү һәм медицина учрежденияләре, эре сәнәгать компанияләре, торак–коммуналь хуҗалык предприятиеләре, төзелеш компанияләре, транспорт компанияләре, региональ һәм муниципаль башкарма хакимият органнары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
2014 елның 18 ноябрендә Дәһлидә (Һиндстан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстанның химия сәнәгате һәм ашламалар министры Анантха Кумара белән булган очрашуда Татарстан белән Һиндстанның химия һәм нефть химиясе, ашламалар җитештерү өлкәсендәге хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында әлеге тармакны перспектив дип белдерде һәм химия һәм нефть химиясе, ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Президент Татарстанда аммиак, карбамид, метанол җитештерү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте («Аммоний» ААҖ, Минзәлә шәһ.).
2014 елның ноябрендә Түбән Камадагы "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводы комплексында РТ, ТС-1 һәм Джет А-1 маркалы реактив двигательләр өчен яңа ягулык җитештерелә башлады.
Авиация керосины 2014 елның мартында файдалануга тапшырылган катнаш гидрокрекинг җайланмасында җитештерелә.
Хәзерге вакытта "ТАНЕКО" бер елга 500 мең тоннага кадәр авиакеросин чыгара ала. Авиация керосины КУГта чыгарыла торган оптималь экспулатацион сыйфатларга ия булган Евро–5 дизель ягулыгына яхшы өстәмә булып тора.
2014 елның 15 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Кырым Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килештеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаландылар.
Шулай ук Татарстан Президенты, Кырым башлыгы һәм Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев барында Кырымның Бахчасарый районы администрациясе башлыгы Игорь Кныр һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Бахчасарай районы администрациясе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.
2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төрекмәнстан икътисады һәм үсеше министры Вепа Абделхәкимов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү Килешүен гамәлгә ашыру буенча уртак эшче төркемнең икенче утырышы узды. Уртак эшче төркем утырышында Татарстан һәм Төрекмәнстанның министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2014 елның 13 ноябрендә «Нижнекамскнефтехим» ААҖ яшь инженер – консрукторлар арасында һөнәрчелек бәйгесе узды. «Нижнекамскнефтехим» сәнәгать акционерлык җәмгыятенең проект–конструкторлык үзәгенең конструкторлык бүлеге инженер–конструкторы Алексей Христофоров әлеге һөнәрчелек бәйгесенең җиңүчесе булды.
Әлеге бәйгедә 10 яшь конструктор катнашты. Тәкъдим ителгән материалларны карау нәтиҗәсендә (визиткалар, эш сызымнары альбомнары) 5 финалист билгеләнде.