Дәһлидә Татарстан –Һиндстан эшлекле форумы узды

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

2014 елның 18 ноябрендә Дәһлидә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан–Һиндстан эшлекле форумы узды.

Татарстан – Һиндстан эшлекле форумы Россия партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә теләүче һәм элемтәләрне ныгытуда кызыксынган Һиндстанның эшлекле даирәләр вәкилләрен җыйды.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 ел йомгаклары буенча Татарстан-Һиндстан товар әйләнеше 2012 ел белән чагыштырганда икеләтә артты һәм 900 млн. АКШ доллары тәшкил итә. Татарстан Һиндстанга вертолетлар һәм «КАМАЗ» йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, каучук, механик һәм электрик җайланмалар китереп тора.  Татарстан Республикасы базарында Һиндстаннан чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль, фармацевтика продукциясе һәм башкалар бар. «Хезмәттәшлек өчен, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, безнең мөмкинлекләр зур, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында ул нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен, машиналар һәм станоклар төзелешен, вертолетлар җитештерүне һәм автокомпонентлар эшләүне, IT һәм башка югары технологияләр, фармацевтика тармагын, шулай ук фән, мәгариф һәм башка өлкәләрне атады.

Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалының потенциалы тәкъдир ителде, шул исәптән,  «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Казан вертолетлар заводы» ААҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ , «Аммоний» ААҖ.

Форум кысаларында  Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Һиндстан сәнәгатьчеләре конфедерациясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International