Чаллыда “Сыйфат – заман автосәнәгатенең конкурентлылык нигезе” халыкара конференциясе узды

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 18 һәм 19 ноябрендә Чаллыда “Сыйфат – заман автосәнәгатенең конкурентлылык  нигезе” халыкара конференциясе узды.

Конференция Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  «КАМАЗ» ААҖ һәм   «Иделбуе сыйфат үзәге» коммерцияле булмаган предприятие ярдәмендә Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган Сыйфат көннәре кысаларында оештырылды. 
Конференция эшендә Белоруссиядән, Германиядән, Татарстаннан, Башкортостаннан, Дагыстаннан, Чувашиядән, Владимир, Волгоград, Курган, Түбән Новгород, Ростов, Самара, Амур, Тверь, Ульян, Смоленск, Тула, Рязань, Саратов, Төмән өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Ямал–Ненец автоном округыннан, шулай ук Мәскәүдән, Санкт–Петербургтан, Ярославльдән, Псковтан, Челәбедән, Липецктан, Пермь, Новосибирскидан һәм башка шәһәрләрдән  300 артык автомобиль сәнәгате предприятиеләре  вәкилләре катнашты.

Конференциядә катнашучылар «КАМАЗ» ААҖ, «Мерседес-Бенц Тракс Восток» ҖЧҖ, «Кнорр-Бремзе. Системы для коммерческого транспорта» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыкларында булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International