«Татнефть» Түбән Камадагы "ТАНЕКО" комплексында авиация керосины җитештерә башлады

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

2014  елның ноябрендә Түбән Камадагы "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводы комплексында РТ, ТС-1 һәм  Джет А-1 маркалы реактив двигательләр өчен яңа ягулык җитештерелә башлады.

Авиация керосины 2014 елның мартында файдалануга тапшырылган катнаш гидрокрекинг җайланмасында җитештерелә.

Хәзерге вакытта "ТАНЕКО" бер елга 500 мең тоннага кадәр авиакеросин чыгара ала. Авиация керосины КУГта чыгарыла торган оптималь экспулатацион сыйфатларга ия булган  Евро–5 дизель ягулыгына яхшы өстәмә булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International