Казанда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеменең икенче утырышы узды

2014 елның 14 ноябре, җомга

2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төрекмәнстан икътисады һәм үсеше министры Вепа Абделхәкимов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү  Килешүен гамәлгә ашыру буенча уртак эшче төркемнең икенче утырышы узды. Уртак эшче төркем утырышында Татарстан һәм Төрекмәнстанның министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, Уртак эшче төркем –ул ике яклы   сәүдә–икътисадый, инвестицион һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүче эффектив корал.  Төрекмәнстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли. Равил Зарипов Татарстан белән Төрекмәнстан  багланышларының үсешен уңай билгеләде, шул исәптән, нефть –газ, машина төзелеше һәм энергетика өлкәләрендә уртак проектлар уңышлы  гамәлгә ашырылалар. Төрекмәнстанда, мәсәлән, «КАМАЗ» һәм  «Татнефть» вәкиллекләре уңышлы гына эшләп киләләр. Төрекмәнстан предприятиеләре белән “Казан вертолет заводы”, «КМПО», «КЭР-холдинг», «ПОЗИС» һәм башка Татарстан предприятиеләре актив хезмәттәшлек итәләр. Равил Зарипов билгеләгәнчә, 2013 елда Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 42,4 млн. долл. АКШ, агымдагы елның 1 яртыеллыгында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 23,1 млн. долл. АКШ артык тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Төрекмәнстан делегациясен Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән таныштырды, ике яклы хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде.

Төрекмәнстан икътисад һәм үсеш министры Вепа Абделхәкимов Татарстан җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына делегацияне шундый югары дәрәҗәдә кабул иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Төрекмәнстанның икътисад һәм үсеш министрлыгы җитәкчесе Төрекмәнстан Республикасы икътисадый потенциалының презентациясен тәкъдим итте һәм Төрекмәнстанның  уртак проектларны гамәлгә ашырырга әзер булуын ассызыклады.

Уртак эшче төркем утырышы кысаларында Нәтиҗә протоколына кул куелды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Татарстан ягыннан Уртак эшче төркемнең  рәисе Равил Зарипов һәм Төрекмәнстан икътисад һәм үсеш министры Вепа Абделхәкимов куйдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International