2014 елның 13 ноябрендә «Нижнекамскнефтехим» ААҖ яшь инженер – консрукторлар арасында һөнәрчелек бәйгесе узды. «Нижнекамскнефтехим» сәнәгать акционерлык җәмгыятенең проект–конструкторлык үзәгенең конструкторлык бүлеге инженер–конструкторы Алексей Христофоров әлеге һөнәрчелек бәйгесенең җиңүчесе булды.
Әлеге бәйгедә 10 яшь конструктор катнашты. Тәкъдим ителгән материалларны карау нәтиҗәсендә (визиткалар, эш сызымнары альбомнары) 5 финалист билгеләнде.
Мәгълүмат өчен: ПКЦ инженерлар – конструкторлары арасында “Иң яхшы һөнәрче” исеменә беренче бәйге 2002 елда уздырылды.