Татарстан Республикасы делегациясе “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 халыкара форумында катнаша

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 III халыкара форумы уздырыла.
Форум программасында Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша.
ENES-2014 форумының күргәзмә өлешендә Татарстан Республикасы бердәм күргәзмә экспозиция формасында тәкъдим ителә. Ул икътисадның төрле өлкәләрендә энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне сак тоту тармагындагы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен чагылдыра, шул исәптән, сәнәгать, энергетика, торак - коммуналь хуҗалык, мәгълүматлаштыру технологияләре һәм башкалар.
Республика экспозициясе составында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТРК министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, ТР Энергия саклау технологияләре үзәге, Казан дәүләт энергетика университеты, “Казаноргсинтез” ААҖ, “Түбәнкаманефтехим”ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ кебек зур сәнәгать предприятиеләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International