2014 елның 18 ноябрендә Дәһлидә (Һиндстан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстанның химия сәнәгате һәм ашламалар министры Анантха Кумара белән булган очрашуда Татарстан белән Һиндстанның химия һәм нефть химиясе, ашламалар җитештерү өлкәсендәге хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында әлеге тармакны перспектив дип белдерде һәм химия һәм нефть химиясе, ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Президент Татарстанда аммиак, карбамид, метанол җитештерү буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте («Аммоний» ААҖ, Минзәлә шәһ.).
Проектны гамәлгә ашыру 2010 елда башланды. Аның җитештерү күләме 717 мең. тонна аммиак, 717 мең тонна карбамид, 236 мең тонна метанол, 300 мең тонна аммиак селитрасы тәшкил итә. Әлеге проект 2015 елга төгәлләнәчәк дип көтелә. «Аммоний» ААҖ проекты Россия һәм Япония компанияләре белән берлектә гамәлгә ашырылы (инжиниринг), шулай ук бу проект өстендә Кытай компанияләре белгечләре дә эшли.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләренең берсе – фармакология, чөнки Һиндстан әлеге продукциянең җитештерүчесе.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Һиндстан вәкилләреннән хезмәттәшлек итү юнәлешләрен төгәлрәк өйрәнү өчен эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.