2014 елның 14 ноябрьдә Россия Энергетика министрлыгы оештырган энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия бәйгесе төгәлләнде.
Бәйге беренче тапкыр “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” ENES 2014 III халыкара форумы кысаларында үткәрелә. Бәйгедә белем бирү һәм медицина учрежденияләре, эре сәнәгать компанияләре, торак–коммуналь хуҗалык предприятиеләре, төзелеш компанияләре, транспорт компанияләре, региональ һәм муниципаль башкарма хакимият органнары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Бәйге ике этапта үткәрелә: региональ һәм федераль дәрәҗәдә. Һәр регионда сайлап алынган иң яхшы проектлар ENES 2014 форумы сайтындагы интернет–тавыш бирүдә катнашты.
Татарстан Республикасы 11 номинация категорияләрендә 10 тәкъдим ителде. Ачык интернет–тавыш бирү нәтиҗәләре буенча республика проектлары 7 номинацияле категорияләрдә призлы урыннар яулады, шул исәптән алты беренче урын һәм бер икенче урын.
Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2014 елның 20–22 ноябрендә “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” ENES 2014 III халыкара форумы кысаларында узачак (Мәскәү шәһ., Гостиный двор)