2014 елның 15 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Кырым Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килештеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаландылар.
Шулай ук Татарстан Президенты, Кырым башлыгы һәм Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев барында Кырымның Бахчасарый районы администрациясе башлыгы Игорь Кныр һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Бахчасарай районы администрациясе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.
Кырым Республикасы делегациясе белән рәсми очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ике республика арасында хезмәттәшлек динамик рәвештә үсә. Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов Кырымда дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү, эшлекле багланышларны ныгыту, федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруны атады. Шул исәптә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы ярымутрау җитәкчелегенә методик ярдәм күрсәтә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү белән шөгыльләнә, су белән тәэмин итү һәм җылыту системаларын булдыруда катнаша.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, яклар, Татарстан тәҗрибәсен һәм федераль акчаларны кулланып, Кырым территориясендә берничә инновацион үзәкләр ачу турында килештеләр. Шулай ук ярымутрауның суднолар төзү предприятиеләре белән Горький исемендәге завод белән хезмәттәшлек итүе, “Татарстан-Кырым” сәүдә йорты эшен активлаштыру турында сүз барды.