ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  “ЦСМ” ФБУ, “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү чарасы уздырыла. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнаша.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, республика бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Равил Зарипов ассызыклаганча, “ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгенең максаты – республика предприятиеләре  тарафыннан чыгарыла торган продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын һәм конкурентлылык дәрәҗәсен үстерү һәм стимуляцияләү.   Бу бәйге – республиканың җитештерүче предприятиеләрнең продукцияләрен һәм 

2014 елның 27 ноябрендә Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә (RITB) Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итүе узды.  Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан, 300дән артык Төркия эшмәкәре катнашты.

Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан Россия һәм Төркия хезмәттәшлегенең  тулаем актив үсүен, аерым алганда, Татарстан белән Төркия арасында да билгеләп үтте.  RITB башлыгы Татарстанның инвестицион өстенлекләрен атады  - үсеш алган инфраструктура, бюрократик барьерларның түбән булуы, хакимиятләр ярдәме.


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстан икътисады өчен кайбер кызыклы проектлар каралды.
«Хальдор Топсе» (Haldor Topsoe) компаниясенең мөмкинлекләре хакында «Хальдор Топсе» ЯАҖ газ-химия департаменты җитәкчесе Максим Вальковский сөйләде. Бу презентация Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 14 октябрендә Даниягә сәфәре нәтиҗәләре буенча оештырылган иде.
Компания газ-химия, нефть эшкәртү, табигатьне саклау технологияләре һәм үсеш кичерүче технологияләр өлкәсендә инжиниринг белән шөгыльләнә. Татарстанда аның катнашында "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында водород чыгару җайланмасы сафка баскан, "Аммоний" (Менделеевск) комплексында формальдегид җайланмасы төзелә. Бүген сүз «Хальдор Топсе»ның "НижнекамскНефтехим", "ТАНЕКО" компанияләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү, студентлар һәм аспирантлар укыту, Татарстан белгечләренең Даниядәге компания лабораторияләрендә стажировка узу мөмкинлеге хакында барды.
2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында кече тоннажлы химия җитештерүен оештыру һәм үстерү мәсьәләсенә багышланган утырыш узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин, предприятияләр һәм оешмалар җитәкчеләре - «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ, «КЗСК» ААҖ, «КВАРТ» ААҖ, «КЗСК-Силикон» ААҖ һәм тармакның кайбер кече предприятиеләре вәкилләре - «ИПТ «Идея» ЯАҖ һәм «Химград» ААҖ технополисы, тармак вәкилләре катнашты.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды.
Компаниянең төп финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 603 мең тонна нефть табылган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 84,5 мең тоннага артыграк. Иярчен нефть газын табу күләме 664 млн. кубометр тәшкил иткән, бу узган елның әлеге чорына караганда 2,4 процентка күбрәк. Әшәлче ятмасында участок буенча уртача дебиты тәүлегенә 625 тонна тәшкил иткән 170,6 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылган. Барлыгы, ятмадан нефть чыгара башлаганнан бирле, 496 мең тонна табылган. Сатылган продукциядән 310,4 миллиард сум нетто-табыш кергән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым түләгәнче 89,2 миллиард сум керем алынган, чиста табыш 71,7 миллиард сум тәшкил иткән.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 20 ноябрендә Алабуганың автомобиль заводында Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе әгъзалары – предприеләренең баш инженерлар, техник директорларның күчмә семинар – утырышы узды.
Чараның максаты – оешманың төп җитештерүләре белән танышу, үткәрелә торган техник яңартып кору кысаларында тәҗрибә белән уртаклашу, идарә итү системасын камилләштерү, кооперация элемтәләрен үстерү, республика предприятиеләре техник җитәкчеләрен хезмәттәшлеген киңәйтү.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014  елның 20 ноябрендә Прагада Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасындагы икътисад, сәнәгать һәм фәнни–техника өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча сәнәгать өлкәсендәге Хөкүматара комиссиянең хезмәттәшлек итү буенча Эшче төркем рәистәшләренең утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов, Эшче төркемнең Чехия ягы җитәкчесе Иржи Бружа катнашты. 

2014 елның 21 ноябрендә Әлмәттә «Татнефть»  ААҖ “Сакчыл җитештерү” методикасын кертү мәсьәләләренә багышланган Лин–конференция үткәрелә.

Конфренцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ,  Чаллы һәм  «Камаарты» регионының Сәүдә–сәнәгать палатасы,  «Мотовилихин заводы» САҖ, «Менеджмент Академиясе» АКБҖ, «ЛИН» МОО. 
Конференция эшендә Татарстан Республикасының 230 артык предприятие һәм ведомство, 15 Россия регионы вәкилләре, Сакчыл җитештерү буенча халыкара бәйге җиңүчеләре, “Сакчыл җитештерү” һәм җитештерү системаларын үстерү өлкәсендәге алдынгы белгечләр катнаша.
Лин–конференция программасы кысаларында катнашучылар машина төзелеше, Россиянең нефть, газ химиясе комплекслары предприятиеләрендә Lean-технологияләрне куллануның нәтиҗәле тәҗрибәләре белән, шул исәптән, «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» компаниясе заводларында, «Мотовилихин заводы», «Сатурн» ААҖ, «Газпромнефть-Снабжение» ААҖ, шулай ук Кыргызстанда, Казакъстанда, Япониядә һәм Бөек Британиядә Лин–проектларны реализацияләү тәҗрибәсе белән танышачаклар. 

2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасы ваклап сату предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен куллану” республика бәйгесенең финал сынаулары һәм бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге бәйге “Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

18–21 ноябрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Татарстанда Карабулак мэры Мөслим Яндиев җитәкчелегендә Ингушетия Республикасының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре делегациясе килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International